Татарстанда кабат яшенле яңгыр һәм боз яву көтелә

2019 елның 28 июне, җомга

Бүген кич белән, 28 июньдә, иртәгә, 29 июньдә, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 17 – 22 метр булачак. Шул ук вакытта Казанда җилнең тизлеге секундына 15-20 метрны тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, республикада урыны белән боз явуы көтелә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/28/188926/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International