“Гырон-Быдтон” мамадышча узачак.

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Бу атна шимбәсендә районыбыз чираттагы киң масштаблы бәйрәмне кабул итәчәк һәм уздырачак. Пойкино авылында республика күләмендә “Гырон-Быдтон” үтәчәк. Удмурт мәдәнияте фестивален тикмәгә генә бездә уздырмыйлар. Чөнки чараны оештыручылар Мамадыш тәҗрибәсенә зур өмет баглыйлар һәм бәйрәм концепциясен Мамадыш стиленә тулысынча алыштырырга карар иткәннәр. “ГыронБыдтон”ның бүгенге үзенчәлекләре турында “ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасының башкарма директоры МАРИНА ИВАНОВА белән булган әңгәмәбездә киң яктыртылды.

–Марина Анатольевна, “Гырон-Быдтон” – язгы кыр эшләре тәмамлангач уздырыла торган бәйрәм. Халык гореф-гадәтләрен саклау – аның төп миссиясе. Мамадышта удмуртлар автономиясе әле күптән түгел генә барлыкка килде. Шулай булуга карамастан, шундый әһәмиятле чараны үткәрүне безнең районга ышанып тапшырдылар. Мамадышны сайлауга ни этәрде? –Удмуртлар җөмһүриятебезнең алты районында яшиләр. Бәйрәм күчмә форматта уздырыла. Ел саен аны төрле территорияләрдә үткәрәбез. Сезнең районда удмуртларның автономиясе 2016нчы елда барлыкка килде. Шул ук елда җирле “Гырон-Быдтон” оештырыла башлады. “ТР удмуртлары ның милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасының бер утырышында Мамадыш районына бәйрәмне кабул итү тәкъдиме белән чыгылды. Аны кабул иткәнегез өчен без сезгә рәхмәтлебез. –Ни өчен Мамадыш? –Бәйрәмнең һәр районда да бер төсле уздырылуын күрдек. Дөрес, кайберәүләр үзләренчә яңалыклар кертергә тырышканнар. Ләкин, тулаем алганда, чараны уздыру бер сценарий буенча барды. Без исә удмуртларның бу бәйрәменең концепциясен тамырдан үзгәртергә карар кылдык. Узган ел мин беркемгә дә сиздермичә Питрауга килдем. Керәшеннәр фестиваленең оештырылу киңлеген һәм дәрәҗәсен күреп, “Гырон -Быдтон”ны Мамадыш районында оештырырга кирәклеген аңладым. Питрау мине нык әсир итте. Шул чагында без районыгыз җитәкчелеге белән уртак бер фикергә килеп, бу бәйрәмгә яңа сулыш өреп, аңа заманча төсмерләр өстәп, аны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә була дигән фикергә килдек. –Пойкино Сезне нәрсәсе белән җәлеп итте? –Гадәт буенча республика күләмендәге чаралар әзер булган, матур, зур мәйданнарда оештырыла. Районыгызда да андый урыннар күп. Ә бит бәйрәм уза, кешеләр бәйрәм итә, аның турында бары тик җылы хисләр һәм якты истәлекләр генә кала. Әгәр дә ул ниндидер бер файда белән тәмамланса, бу бигрәк тә яхшы. Пойкинода яшәүчеләр быелгы “ГыронБыдтон”ны үзләрендә уздыруны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Анда бер мәйданчык бар иде. Пойкинолылар анда киләчәктә парк төзергә планлаштырган булганнар. Шулай итеп эшкә керештек. Үзебездән соң файдалы гамәл калдыру – менә шул безне авылдагы аланлыкны төзекләндерергә алынырга этәрде дә инде. Идеябезне район, республика дәрәҗәсендә дә хупладылар. Шулай итеп проект мәдәни генә түгел, социаль юнәлешне дә алды. Төзекләндерелгән территория җирле халыкка якты истәлек булып калачак. –Әзерлек эшләре ничек бара? –Эшләр анда зур күләмдә алып барыла һәм аларның зур өлеше тәмамланды да инде. Барысы да узган елның декабрь аенда башланды. Ул урында моңарчы ерып керә алмаслык агачлык иде. Бәйрәмгә килгән кунаклар ул аланны танымаячаклар да. Территорияне әзерләүдә районыгызның бюджет тармагында хезмәт куючылар зур өлеш кертәләр, бигрәк тә район мәдәният һәм мәгариф бүлекләрендә эшләүчеләр. Моның өчен аларга аерым рәхмәт белдерәсем килә. Хәзерге вакытта чараларны уздыру өчен өйчекләр, башка объектлар төзелә. Чынлыкта исә, без финиш сызыгына килеп җиттек, диярлек. –Быелгы “Гырон-Быдтон” алдагы еллардагыдан кайсы ягы белән аерылачак? –Беренчедән, вакытны үзгәрттек. Чараның башлану вакыты өйләдән соңга күчерелде. Башка еллардан аермалы буларак, чараны, күп халык ял итсен өчен, шимбә көнне уздырабыз. Агымдагы елда яшьләргә басым ясауны күз уңында тотабыз: аларны иртәнге сәгать унда өйләреннән чыгарып кара син. Бу бәйрәмнең “картая” баруын күз уңында тотып та эшләнә. Чыннан да, бу бик җитди проблема. Быел барысы да яңача, заманча, кызыклы булыр, дип ышанабыз. Барысы да милли гореф-гадәтләр белән үрелеп барачак. “ГыронБыдтон”га өч көн кала удмурт яшьләре өчен “БиГерт” исеме астында форум оештырылачак. 27нче июньдә районга дүрт төбәктән удмурт яшьләре киләчәк. Быелгы форумның бурычы – яшьләр мәйданчыклары оештыру. Автономиянең яшьләр оешмасына шундый җаваплылык йөкләнә. Сезнең районда керәшен автономиясе белән чаралар уздыру буенча бай тәҗрибә тупланган. Удмурт яшьләре белән дә эш яхшы оештырылыр, дип ышанабыз. –Бәйрәм кунакларын ниләр белән сөендерәчәксез һәм гаҗәпләндерәчәксез? –Бай эчтәлекле программа әзерләнә. Кунакларга карар, хозурланыр өчен сәбәпләр күп булыр. Мәсәлән, яшьләргә быел “Чеберина һәм Батыр – 2019” (“Керәшен чибәре” аналогиясе буенча), балалар өчен “Мудорвай” республика конкурслары мәйданчыкларын, мастер-класслар, дискотекалар оештыруны һәм уздыруны ышанып тапшырабыз. Күргәнегезчә, удмурт яшьләренә зур эшләр йөкләнәчәк. “БиГерт” форумы нәкъ “Гырон-Быдтон” бәйрәме кысаларында өченче ел үткәреләчәк тә инде. Моннан тыш, интерактив, фольклор, этнографик, спорт мәйданчыклары эшләячәк, халык иҗаты күргәзмәләре, мастер-класслар, фотозоналар оештырылачак. Халык уеннары да бәйрәмгә ямь бирәчәк. Сувенирлар сату, гармунчылар һәм такмакчылар бәйгеләре дә тамашачыларны җәлеп итмичә калмас. Бәйрәм кунаклары халык мәдәнияте белән удмурт ишегалларында, балыкчылар һәм аучылар йортларында таныша алачаклар. Татарстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән дә удмурт коллективларының, “Алкай” театры, “Шулдыр жыт” эстрада һәм башка коллективларның чыгышлары каралган. Барыгызны да бәйрәмгә көтеп калабыз! –Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Әңгәмәдәш – ЭЛЬМИРА МИННЕКӘЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International