Киләсе айның 4-5нче көннәрендә Мамадыш бензин белән эшләүче пычкылар ярдәмендә урман егучылар, харвестер һәм форвардер машинистлары катнашындагы “Урман егучы-2019” республика чемпионатының төбәк этабын кабул итәчәк. Безнең район өчен бу яңа үрнәк булачак. Ни өчен мамадышлыларга бу мөмкинлекне кулдан ычкындырырга кирәк түгеллеге турындагы әңгәмәбез Киров өлкәсенең Урман сәнәгатьчеләре һәм урман экспортлаучылары ассоциациясе президенты Андрей Гродников белән. –Андрей Васильевич, газета укучы аңласын өчен тар профильле чемпионатның асылын аңлатсагыз иде. –Аның максаты – эшче һөнәрләрен популярлаштыру, урман тармагында хезмәт куючыларның һөнәри осталыкларын арттыру. Хәзерге заманда яңа технологияләр һәм эш кораллары пәйда була, алар камилләшә баралар. Ә урман егучы, харвестер һәм форвардер операторлары урман комплексында эшләүчеләр арасында әйдәүче булып кала бирәләр. –Мондый форматтагы чараларны уздыруда сезнең оешманың роле турында сөйләп узсагыз иде. –Безнең компания узган гасырның 90нчы еллар азагыннан бирле мондый ярышларны үткәреп килә. Киров өлкәсеннән башлаган идек. Аннары совет чорыннан соң барлыкка килгән барлык өлкәләрнең чемпионатларын оештырдык. Моннан биш ел элек тәүге мәртәбә бу чара Россия күләмендә уздырылды. Шуннан бирле ил территориясендә шактый гына бәйгеләр үткәрдек. Безнең базабыз булдырылган: махсус уку курслары узган хөкемдарларыбыз, кирәкле техникабыз бар. –Болар сезнең бай тәҗрибәгез турында сөйли. Татарстанлылар, чемпионатларда катнашып, нинди уңышларга ирештеләр? –Татарстан бу чарада 2014нче елдан катнаша башлады. Бу вакыт Россиядә беренче өчлеккә керү өчен җитте. Шуңа да урман егучы һөнәре популярлаша бара. Моны түбәндәге саннар да раслыйлар: агымдагы елда республика чемпионатында 100дән артык кеше катнашырга теләк белдерде. Аларның 60ы – урман егучылар булса, 40ы – харвестер һәм форвардер операторлары. Шунысы игътибарга лаек: быелгы чемпионатта тәүге мәртәбә 18-24 яшьлекләр дә катнашачак. Хәтта ике кыз да бар. Татарстанлылардан тыш чарада Марий Элдан, Түбән Новгородтан, Киров өлкәсеннән дә киләчәкләр. Әлбәттә, мамадышлылар да читтә калмаячак. –Чемпионат программасына нәрсәләр керә? –Кул мотокоралы белән агач кисүчеләр арасындагы бәйгеләр программасы биш дисциплинаны үз эченә ала: агач егу, пычкы чылбырын алыштыру, комбинацияле кисү белән аны турау, турауның төгәллеге, ботакларны кисү һәм эстафета. Кайбер кеше өчен моны аңлавы кыенрактыр, әмма мавыктыргыч булачак. Харвестер һәм форвардер машинистлары өчен аерым күнегүләр каралган. –Катнашучыларны кызыксындыру чаралары турында әйтеп узсагыз иде. –Приз фонды 500 мең сум тәшкил итә. Һәр дисциплинада беренче-өченче урыннар билгеләнәчәк. Акча алар арасында бүленәчәк. Моннан тыш, җиңүчеләрне Россия чемпионаты көтә. Кемгәдер дөнья күләмендәге ярышларга бару бәхете тәтиячәк. Соңгысы ике елга бер мәртәбә оештырыла. –Газета укучы өчен төп сорау: ни өчен сезнең чарадан читтә калырга кирәкми? –Беренчедән, якташларыгыз өчен җан атарга килегез. Икенчедән, үз тормышыгызда бер тапкыр да күрмәгән мизгелләрнең шаһитләре булу мөмкинлеге бар. Мәсәлән, 18 метрлы агачны ничек кисәләр, яисә электр пычкысының чылбырын вакытка ничек алыштыралар. Өченчедән, мәдәни программа да каралган: артистлар чыгышы, төрле конкурслар. Тәм-томнардан торган нокталар да эшләячәк. Шуңа күрә барыгызны да 4-5нче июльләрдә шәһәр стадион-ипподромында бәйрәмгә көтеп калабыз. Чемпионатка 4нче июльдә 9.00 сәгатьтә старт биреләчәк.
Әңгәмәдәш – КРИСТИНА ШТЕЙНГАУЭР