Мамадышта һәм Мамадыш районында электрны планлы рәвештә өзеп кую көтелә.

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Иртәгә янә өч торак пункт һәм шәһәрнең ике урамында яшәүчеләрне электр белән вакытлыча уңайсызлыклар көтә. Мамадыш подстанциясе электр энергиясен туктатып тору турында хәбәр итә.

27 июньдә Тулбай (Колхозница, М. Җәлил, Совет, Пионер урамнары), Сарбаш Пустошь (Чулпан урамы) һәм Дегетле (Заречная, Кормыш, Комлык, үзәк урамнары), шулай ук Мамадыш шәһәренең ике урамы (Х. Туфан һәм Кашапов урамнары) халкына вакытлыча уңайсызлыклар тудырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International