Сишәмбе кичендә Нократ елгасының шәһәр пляжы каршысындагы участогына 44700 данә чөгә балыгы маймычлары җибәрделәр. Әлеге эш төбәгебездәге биологик байлыкларны компенсацияле төстә яңарту максатыннан үткәрелә. “Главрыбвод” ФДБУнең ТР буенча балыкчылык һәм су биоресурсларын саклау бүлеге җитәкчесе Александр Гусаров әйтүенчә, маймычлар Киров өлкәсендәге заводтан китерелгән. Аны Камаз йөк машинасы әрҗәсендәге махсус контейнерларга салып йөртәләр. Вак балыкларны бер урыннан икенчесенә күчергәндә якынча 5 проценты һәлак була. –Бу эш республиканың теге яки бу районында сезон дәвамында башкарыла. Быел күбесенчә сазан һәм чөгә балыклары маймычларына өстенлек бирәбез. Сезнең төбәктә 90 мең данәдән артык маймыч алып кайтып суга җибәрү бурычы тора. Алар яңа мохиткә ияләшеп, көзгә кадәр ныгып калырга тиешләр, – диде Александр Гусаров. “Главрыбвод” вәкиле ассызыклавынча, экология мәсьәләләре һәрвакыт өстенлекле булырга, ә бу юнәлештәге эш алга таба да дәвам итәргә тиеш. –Нократ елгасына зур күләмдә балык маймычлары моннан 5 ел чамасы элек тә җибәрелгән иде. Ул чагында сазаннар китерелде. Шушы көннәрдә тагын 44 мең данә чөгә балыгы маймычлары кайтырга тиеш. Бу югалып баручы балык төре. Шуңа да ул кызыл китапка кертелгән. Әлеге чараның төп максаты – чөгәләрнең кимүенә юл куймау, аны үрчетү, – диде “Мамадыш балык заводы” ҖЧҖ директоры Егор Грушев. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә районыбызның төп сулыгында зур күпчелекне корбан, судак, сазан һәм чуртан балыклары алып тора.