Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз явачагы турында кисәтә.

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

24 июньдә, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Яшенле яңгыр вакытында җил секундына 17-22 метрга кадәр көчәячәк.

Моннан тыш, Татарстанда урыны белән боз яварга мөмкин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/23/188594/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International