Мамадышта Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды.

2019 елның 22 июне, шимбә

Бүген 22 июнь көнне Мамадышта Бөек Ватан сугышы башлануга 78 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды. Анда Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вадим Никитин, Мамадыш районы хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Андрей Синкевич, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, шәһәр мәктәпләре укучылары, шулай ук шәһәр халкы катнашты.

Истәлекле чарада катнашучыларны район башлыгы Анатолий Иванов сәламләде. Сугыш елларында безнең район фронтка 16 меңнән артык хәрби җибәрде. Аларның 8,5 меңнән артыгы Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерен биргән.

Җыелучылар әлеге куркыныч һәм каты сугышта һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, ә соңыннан мемориалга чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International