2019 елның 1 гыйнварыннан Россиянең 4 төбәгендә – Мәскәү, Татарстан, Мәскәү һәм Калуга өлкәсендә – үз-үзен эшбелән тәэмин итүчеләрнең керемнәренә тәҗрибә рәвешендә махсус салым кертелде. Ул 2028 елның декабренә кадәр үткәреләчәк. Тәҗрибә уңышлы дип табылган очракта, ул бөтен илгә таратылачак.
Үзмәшгуль кешеләр –үзэшчәнлекләреннән керем алучы, тик эш бирүчесе һәм яллы хезмәткәрләре булмаган гражданнар. Моннан тыш, алар эшмәкәр буларак теркәлмәгән, әмма товар сатудан, эш башкарудан, хезмәт күрсәтүдән яки милек хокукыннан (аренда) керем алалар.
Үзмәшгульлек статусын раслау һәм керемнән салым түләү өчен касса аппараты буларак эшләүче “Минем салым” мобиль кушымтасында теркәлергә кирәк. Аннан соң биометрик идентификацияләү (тиңләштерү) узарга һәм банк картасын яки исәп счетын бәйләргә кирәк булачак. Салым түләүчегә салым инспекциясенә отчет хисап тапшырырга һәм керемнәр турында декларация тутырырга кирәк булмаячак.
Яңа проектта катнашучылар һөнәр иэшчәнлектән кергән керемгә карата физик затлар кеременә салым түләүдән азат ителә. Шәхси эшмәкәрләр өстәмә кыйммәткә салым түләүчеләр, иминият взносларын түләүчеләр булып саналмый. Һөнәри керемгә салым түләүчеләргә мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият кертемнәрен ирекле рәвештә түләү хокукы бирелгән.
Яңа салым чоры дип календарь ае санала.
Товар (эш, хезмәт күрсәтү, милек хокуклары) сатудан кергән керем салым салу объекты дип таныла.
Физик затларга товар (эш, хезмәт күрсәтү, милек хокуклары) сатканда алынган керемнән- 4%, эшмәкәрлек эшчәнлеген алып барганда куллану өчен шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга товар (эш, хезмәт күрсәтү, милек хокуклары) сатудан 6% күләмендә салым түли.
Махсус салым режимында катнашучыларга контроль-касса техникасын кулланмау хокукы бирелә.
Һөнәри керемгә салым һәр айның 25 нче көненнән дә соңга калмый түләнергә тиеш.