Мамадышта чыгарылыш кичәсе 26 июньдә узачак. Быел мәктәп белән 156 укучы саубуллаша. Бәйрәмдә катнашучыларны котлаулар, флеш-моб, иҗади номерлар, традицион вальс көтә. Алдагы еллардагы кебек үк Мамадыш ярлары янына ал паруслар йөзеп киләчәк, суга бу елгы чыгарылыш сыйныф укучылары санына тигез булган корабликлар һәм шәм белән лилия чәчәкләре чыгарылачак. Чараны оештыручылар балалар өчен лазерлы шоу әзерләделәр. Чыгарылыш кичәсенә татар эстрадасының популяр йолдызлары Фәрит Низамиев, Аиша киләчәк. 22.00 сәгатьтә күк фейерверк балкый. Аннары бәйрәм дискотека белән дәвам итәчәк. Мамадыш районы чыгарылыш сыйныф укучылары белән зур вакыйга шатлыгын уртаклашырга барлык теләүчеләр чакырыла. Тантаналы өлеш 20.00 сәгатьтә башлана.