Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр теплицада яшелчә үстерә.

2019 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

Хезмәт терапиясе уңаеннан Мамадыш интернат-йортында яшәүчеләр теплицада яшелчә үстерә.

Быел теплицага 120 помидор һәм 50 борыч үсентеләре утырттылар. Хезмәт терапиясе вакытында интернат-йорттагылар үсентеләрне бик яратып карый: төпләрен йомшарта, су сибәләр. "Теплица  булу бик яхшы .Үз уңышыңны алу ул һәрвакыт бик күңелле. Без үзебезне бакчачылар итеп тоябыз", -  алар.

Хезмәт терапиясе психологик, эмоциональ, физик сәламәтлекне яхшырта. Ул кешене әйләнә-тирә  мохиткә, җәмгыятькә яраклаштыра, тискәре уйлардан арындыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International