Сменаны ачу уңаеннан беренче мастер-класслар «Ана теле» программасы, татар орнаментларын, милли уеннарын өйрәнү буенча узды, халык артисты Миңгол Галиевтан вокал нигезләрен өйрәнделәр. 18 көн дәвамында балалар өчен киң күңел ачу программасы гына түгел, ә туган телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне өйрәнүгә юнәлдерелгән белем бирү программасы да әзерләнгән. Очрашулар һәм мастер-класслар планлаштырылган.
Район башлыгы Анатолий Иванов балаларга нәтиҗәле ял һәм программа кысаларында актив эшләү теләде. Мамадышның шундый иҗади белем бирү сменасы өчен мәйданчык булуын һәм Татарстан районнарыннан гына түгел, ә «Кама» лагеренда ял итүне Казахстан, Ульяновск өлкәсе, Чиләбе, Самара, Удмуртия, Курган, Пермь, Башкортстан һәм Марий Эл республикалары балалары сайлаганлыгын ассызыклап үтте. Бу сменада барлыгы 150 бала ял итәчәк.