Бүген районыбызның озын гомерле тагын бер хатын-кызы юбилеен билгеләп уза. Мамадыш шәһәрендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны – тылда, күпләр кебек, тырышлыгы белән аерылып торган хезмәт ветераны Нина Демьяновна Захаровага 90 яшь тулды. Аны Раил Дулмиев һәм Айрат Аскаров котладылар. Алар тугыз дистәне тутыручы Нина апаны җылы итеп котлады, аңа бүләкләр тапшырды һәм Россия Президенты Владимир Путиннан, шулай ук Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановтан шәхси котлауларны җиткерде. Хәзер Нина Демьяновның 2 оныгы һәм 2 оныкчасы бар.