Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә.

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Бүген, 18 июньдә, көннең икенче яртысында Татарстан территориясендә яшенле яңгырлар көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Яшен вакытында җил кыска вакыт эчендә секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Иртәгә, 19 июньдә, көндез һәм кич Татарстанда кабат яшенле яңгыр булачак. Җил урыны белән секундына 23 метрга кадәр көчәячәк. Моннан тыш, боз явуы көтелә.

  • Элегрәк «Татар-информ», КФУ профессоры мәгълүматлары нигезендә, июньнең икенче яртысында республикада 30 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр иткән иде.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/18/188314/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International