Фестивальдә дөньяның 7 иленнән - Россия, Латвия, Литва, Польша, Украина, Молдова һәм Белоруссиядән 20 ләп коллектив катнашты. Россияне өч коллектив тәкъдим итте: Смоленск өлкәсеннән ике фольклор ансамбле һәм безнең Мамадышның «Урагай» ансамбле.
Фестиваль кунакларны Витебск өлкәсенең Дуброво шәһәрендә җыйды. Биредә дөньяның төрле телләрендә җырлар берничә көн яңгырады. Моннан тыш, безнең ансамбль Дубровино районының Осиноторф авылында сәгать ярымлык программа белән дә чыгыш ясады. Мамадыш артистлары башкаруында татар, керәшен, рус телләрендә җырлар белорус тамашачысы күңеленә хуш килде.
"Урагай» коллективы 2002 елдан бирле эшләп килә, аның составында 13 кеше чыгыш ясый. Ансамбль белән Николай Михайлов җитәкчелек итә. Иҗат коллективы репертуарында төрле телләрдә берничә дистә җыр бар. Ансамбль республика һәм Бөтенроссия чараларында даими катнаша, ә быел исә халыкара чараларда да катнашты.