Мамадышта мәгариф системасының актуаль мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов үткәрде. Чара Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, башка районнарның мәгариф идарәләре җитәкчеләре, белгечләр катнашында узды. Киңәшмәдә 2019нчы елда укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чорын оештыру һәм үткәрүнең нәтиҗәләрен игълан иттеләр, шулай ук аны уздыру барышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан ачыкланган кимчелекләр турында фикер алыштылар