2019нчы елның 27нче июнендә “Бердәм Россия” партиясенең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә түбәндәге адрес буенча халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак: Мамадыш шәһәре, М.Җәлил урамы, 23/33нче санлы йорт, 209нчы бүлмә. Алдан язылу 3-34-28 телефоны буенча. Халыкны Пенсия фонды белгече Руслан Шәрифуллин, суд приставы Илшат Галимуллин, нотариус Эдуард Камалов, БТИның Мамадыш бүлекчәсе җитәкчесе Зөһрә Мотыйгуллина һәм адвокат Русалина Вьюкова кабул итәчәкләр.