Барысы да футболда башлана 2018нче елга кайтабыз. Россиянең әлеге спорт төре буенча Дөнья Чемпионатын кабул иткән көннәре. Уеннарның бер өлеше Татарстанда уза. Нәкъ менә шул вакытта, спорт аренасында, Мамадыш төбәгендә яшәүчеләр өчен хәлиткеч очрашу булган. Район башлыгы Анатолий Иванов Ираннан килгән эшмәкәр белән таныша. Бу мизгелдән Мамадыш өчен яңа бизнес мөнәсәбәтләре башланып китә. Бүгенге көнгә кайтабыз Нәкъ бер атна элек “Эксир” компаниясе башлыгы Җәлил Хоссейн тәрҗемәче белән бергә Мамадышка килде. Сәфәренең максаты бары тик эшлекле. Безнең район территориясендә бизнесны гамәлгә ашыру турында килешергә, барлык документаль мәсьәләләрне хәл итәргә, урынны сайларга кирәк. Берничә көн эчендә максатка ирешелә дә. Иран кунагы менә нәрсәләр сөйләде: –Безгә монда барысы да ошады. Район җитәкчелеге бик җылы каршы алды. Анатолий Иванов бик грамоталы дипломат. Гомумән алганда, җирле халыкның мөнәсәбәте искиткеч. Татар мәдәнияте безнең белән бергә үрелеп бара. Шуңа күрә без авыл хуҗалыгы тармагына нәкъ менә Мамадыш җирендә “акча салу” турында карар кабул иттек. Бу юнәлеш безгә таныш, чөнки Иранда “Эксир” яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Төп планнар Компания Уразбахты авылы янәшәсендә 2000 гектар җир сатып алып, анда безнең территория өчен гадәти булган арыш, солы, бодай чәчәргә ниятли. Моннан тыш, “Вятка” сәнәгать паркында инновацион технологияләр буенча төзелгән теплица барлыкка килер дип көтелә. Анда яшелчә үстерәчәкләр. Хезмәттәшлек турындагы килешүгә якын арада кул куелачак. Чит ил кешеләренә республика территориясендә бизнес ни өчен мөһим? –Кыяр, помидор, баклажаннар, борыч һәм башка яшелчәләрне без Иранда үстерәбез һәм Россиягә озатабыз, – дип шәрехли “Эксир” компаниясе башлыгы. – Татарстанга товар Мәскәү аша бара. Әлбәттә биредә турыдан-туры сату өчен яшелчә үстерү күпкә җиңелрәк. Иранның үзендә җир аз. Күпчелек өлешен таулар алып тора. Су җитмәү проблемасы да бар. Ә сездә табигать тә, климат та искиткеч. Киләчәктә, бездән күреп, биредә эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүче инвесторлар саны артыр, дип ышанам. Тагын бер эш юнәлешләре – икмәк заводы сафка бастыру. 17нче июньдә булачак бинаның беренче ташы салынды. Якын арада мамадышлылар һәм төбәгебез кунаклары чит ил рецепты буенча пешерелгән ипи сатып ала алачак. Башка кагыйдәләр Иранның төзелеш кануннары буенча, графиктан калышкан һәр көн өчен зур күләмдә штраф каралган. Эш урынында төзелеш башланган һәм тәмамланганчы калган вакыт турында мәгълүмат белән документ элеп куела. Һәркем төзелешнең графикка туры килү-килмәвен күзәтеп бара ала. Сроклар тәңгәл килмәгән очракта, төзүчегә зарланырга мөмкин, – дип сөйли Җәлил Хоссейн. – Мамадышта без шундый ук принципка таяначакбыз.