“Кама” лагеры табигатьнең гүзәл урынында – Чулман елгасы яры буенда урнашкан. Яр Чаллы шәһәре егете Әмир Евдокименко бу якларга тәүге килүендә үк гашыйк була. Дзюдо белән шөгыльләнүче үсмер өченче ел рәттән җәйге каникулының бер өлешен Мамадыш җирлегендә уздырырга тырыша. –Туган шәһәрем янәшәсендәге лагерьларда да ял иткәнем булды. Әмма иң ошаганы – “Кама”. Мин биредә барыннан да канәгать: нинди матур урман, шәп база, кызыклы кичәләр оештыралар. Иң мөһиме – ашату бик тәмле. Көн дәвамында биш мәртәбә оештырылган ул, – ди Әмир. Без килгән көнне менюда иртәнге ашка бодай боткасы, май һәм сыр белән ипи, какао язылган булса, төшке аш вакытында итле борчак ашы, итле карабодай боткасы, җиләк-җимештән компот һәм ипи ашаганнар. Бераз вакыттан соң сок, вафли һәм алма бирәчәкләрен әйттеләр.
Кичке ашка тавык итеннән яшелчә ашы, чәй һәм ипи булачак иде. Ә йоклар алдыннан менюда “ряженка” белән перәннек каралган. 30нчы майда башланган беренче смена 16нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк. Биредә ял итүче 146 үсмернең барысы да спортчылар. Мамадыш, Казан, Алабуга, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән волейболчылар, ирекле көрәш белән шөгыльләнүчеләр, дзюдочылар 3 отрядка бүленгән. –Һәр спорт төре буенча күнегүләр аерым уза, ә калган вакытта без уртак тормыш белән яшибез. Әле берничә көн элек кенә шундый матур итеп Сабантуй бәйрәме оештырдылар. Рәхәтләнеп уйнадык, ярыштык. Көн саен файдалы викториналар уза. Мин аларны аеруча көтеп алам. ЮХИДИ һәм МЧС вәкилләре белән очрашу үтте, – дип сөйли лагерьда ял итүче Зилә Гыйззәтуллина. Беренче сменада 10 әйдаман эшли. Лагерьның педагог-оештыручысы Светлана Байкеева искәртүенчә, бирегә килүчеләр өчен алдан ук файдалы һәм кызыклы программа әзерләгәннәр. –Балалар бер минут та ямансулап утырмыйлар. Аралашалар, дуслашалар. Күнегүләрдән башка вакытта кәрәзле телефоннан файдалану мөмкинлеге чикләнмәгән. Якыннары белән гел элемтәдә торалар. Моннан тыш, 18 көнлек сменаның 9нчы көнендә ата-аналар көне игълан ителә. Иртәдән кичкә кадәр әти-әниләр лагерьда була алалар. Хәер, башка көннәрдә дә ата-аналар өчен ишекләребез ачык. Режимга туры китереп килә һәм балаларының хәлләрен белеп китә алалар, – ди Светлана Байкеева. Лагерьдагы шартлар ныклы контрольдә тора. Биредә безнең иҗат төркеме эшләгән көнне Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге белгечләре тикшерү белән килгән иде. –Бу безнең планлы чара. Барлык төр лагерьларда да һәр смена саен булачакбыз. Беренче чиратта балалар өчен тудырылган уңайлыкларга игътибар итәбез, ризыкларның сыйфатын бәяләү өчен пробалар алабыз. Медицина тикшерүе узганнармы, торак биналары чистамы – болар бар да безнең күз уңында, – диде бүлекнең баш белгеч-эксперты Асия Камалова. “Кама”дагы беренче смена “Олимпионики” дип атала. Отрядлар арасында медальләр саны буенча ярыш игълан ителгән. Кызыл төстәге медаль – бик яхшы дигәнне аңлата, сары төс – уртача, зәңгәре – түбән күрсәткеч. Балалар хәтта җирле валюта да булдырганнар. Ул “1 пот” исемен йөртә. Әлеге акча берәмлеге бары тик лагерь территориясендә генә гамәлдә.