Район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре «Әбүнәче көне» акциясенә кушылды.

2019 елның 14 июне, җомга

Район муниципалитет бинасында «Әбүнәче көне» акциясе узды. «Нократ» район газетасына 2019 елның икенче яртыеллыгына район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре язылды.

Күп кенә мамадышлыларның яраткан районыбыз газетатсына өстенлек бирүе күңелле. Чөнки алар җирле хакимиятнең нинди проблемалар өстендә эшләвен, мәдәният, спорт, мәгариф һәм сәламәтлек саклау яңалыклары белән танышуларын, якташлары - авыл кешеләре һәм юбилярлар турында укуларын нәкъ менә шуннан беләчәкләр. Боларның барысын да һәм башкаларны бары тик җирле басма газета битләрендә генә табып була.

Район газетасына 2019 елның 25 июненә кадәр почта элемтәсенең теләсә кайсы бүлегендә, интернет аша һәм әбүнәче көннәрендә язылырга мөмкин, аларны 3-15-01 телефоны буенча «Нократ» редакциясенә шалтыратып оештырырга мөмкин.

Үз мөмкинлекләрегезне кулдан ычкындырмагыз, чөнки яраткан район газетасы аша һәрчак кызыклы һәм актуаль яңалыкларны сез беренчеләрдән белеп торачаксыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International