Гөмбә сезоны башланды.

2019 елның 14 июне, җомга

Агулану билгеләре гөмбә ашаганнан соң 30-40 минут үтүгә сизелә башлый: селәгәй ага, күз яшьләнә, күрү начарлана, саташтыра. Ә кайбер гөмбәләрнең зыянын 6-12 сәгатьтән соң күрсәтә башлый: ашказаны бик нык авырта, күңел болгана, костыра.


Аз гына агулану билгеләре сизелү белән, һич кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул килеп җиткәнче, авыруны яткырып, кечкенә йотымнар белән чак кына тозлы салкын су, салкын каты чәй яисә кофе, шулай ук сөт эчерә тору мәслихәт.


Белгечләр агуланудан саклану өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә: гөмбә аз гына шикләндерсә дә, алмагыз; аларны юл буйларыннан җыймагыз; искергән, чебенләгәннәрен өзмәгез дә; җыйган көнне үк эшкәртегез; очраклы кешеләрдән сатып алмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International