Велосипедчылар Мамадыш урамнары буенча Россия триколоры белән уздылар.

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Мамадышта Россия көне уңаеннан велоузыш оештырылды. Анда барлык теләүчеләр дә катнашты. Веломарафон «Яшьлек» скверыннан старт алды, катнашучылар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә «Мамадыш» совхозы, Ленин урамы аша уздылар һәм скверга кайттылар. Яшь велосипедчыларга призлар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International