12 июньдә Мамадышта Россия көнен билгеләп үттеләр.

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

12 июньдә Мамадышта Россия көнен билгеләп үттеләр. Әлеге вакыйгага багышланган бәйрәм чаралары "Яшьлек" скверында узды.

Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов мамадышлыларны иң төп бәйрәм белән котлады.

Гадәттәгечә, үзәк сәхнәдә "Без-Россия гражданнары"акциясе узды. Анатолий Петрович тантаналы шартларда 14 яше тулган укучыларга паспортлар тапшырды. Төп документны Мамадыш районында яшәүче 34 яшь кеше алды. Бәйрәмнең концерт программасында районның бию коллективлары һәм фольклор ансамбльләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International