Мамадышлыларга бу яңалыкның асылы хакында аңлатуын сорап, район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү секторы мөдире Инзил Сәләхетдиновка мөрәҗәгать иттек. Аның әйтүенчә, әлеге дәүләт программасы 2020нче елга кадәр исәпләнгән “Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” программасына алмашка килеп, авыл халкының тормыш дәрәҗәсен һәм эш белән тәэмин ителешен яхшыртуга, илебез халкы санында аның өлешен саклап калуга, яшәү өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлдерелгән чаралар башкаруны күздә тота. –Шәхси йортлар төзү юнәлеше үзе өч программадан гыйбарәт. Аларның беренче икесе өчен төп шарт – торак бинасы фәкать авыл җирлеге территориясендә генә сафка басарга тиеш. Моңа кадәр эшләгән программалар буенча йортны шәһәрдә дә төзергә ярый иде, ә хәзер мондый мөмкинлекләр бетә, – дип сөйләде Инзил Сәләхетдинов. БЕРЕНЧЕ ПРОГРАММА авыл территориясендә яшәүче гражданнарга торак төзү яки сатып алу өчен социаль түләүләр бирүне күздә тота. Алар федераль бюджет акчалары, Россия Федерациясе субъекты бюджеты һәм (яки) җирле бюджетлар хисабына бирелә.