Быел төбәгебездә мәктәп белән саубуллашу кичәсе 26нчы июньгә билгеләнгән. Тантаналы чара соңгы еллар традициясе буенча “Яшьлек” скверында узачак. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов катнашында үтүче рәсми өлештән соң яшүсмерләрне һәм бәйрәм кунакларын бай эчтәлекле концерт программасы көтә. 22.00 сәгатьтә дискотека башланачак, ә 23.00 сәгатьтә күк йөзен салют бизиячәк. Бу көнне мәктәпне тәмамлау турында аттестатларны шәһәр һәм авыл белем йортларын тәмамлаган 156 укучы ала.