Мамадышта Россия көненә багышланган велоузыш 12 июньдә узачак. Катнашучылар шәһәр урамнары буйлап «Яшьлек» скверы - Давыдов урамы – Новозавод урамы – Җиңү урамы – Ленин урамы – «Яшьлек " скверы маршруты буенча Россия триколоры белән узачак. Җыелу 16.00 сәгатьтә скверда. Велосипед узышы 16.20 башлана. Катнашу өчен барлык теләүчеләр чакырыла. Кушылыгыз безгә!
Исегезгә төшерәбез, 12 июньдә "Яшьлек" скверында бәйрәм чаралары да узачак.