Татарстанда салкынча һава торышы килә.

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Бу атнада Казанда урнашкан эсселекне кискен суык һава алыштырачак. Бу хакта КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев хәбәр итә.

Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, 11 июньдә көндезге сәгатьләрдә 28 градус җылы, төнлә 16 градус җылы көтелә. Чәршәмбе көнне, 12 июньдә, көндез 26 градус һәм төнлә 10 градус җылы фаразлана.

«Пәнҗешәмбе көнне Казанга салкын фронт киләчәк. Эсселекне салкын һава алыштырачак. Көндез термометр баганалары плюс 17 градуска кадәр һәм төнлә плюс 8 градуска кадәр төшәчәк. Һава температурасы нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булачак. Явым-төшемнәр көтелми», — диде Переведенцев.

Җомга көнне көндез плюс 19 градус һәм төнлә плюс 11 градус көтелә. Ял көннәрендә алмашынучан болытлы һава фаразлана, кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Шимбә көнне көндез плюс 19 градус булачак, төнлә — плюс 11. Якшәмбе көнне 17 градус җылы көтелә.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, 11 июньдә Татарстанда һәм Казанда урыны белән яшен һәм боз булуы көтелә.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/10/187850/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International