Россия көне уңаеннан мамадышлыларны һәм кунакларны “Яшьлек” скверында төрле бәйрәм чаралары көтә. 16 сәгатьтә “Яшел фитнес” спорт хәрәкәте зарядкага чакыра. Бер үк вакытта “Триколор” акциясе дә башлана. 16 сәгать 20 минутта велоузышка һәм “Минем яраткан Россиям” квестына старт бирелә. Ә 18 сәгатьтә бәйрәм концерты башланачак. Анда районыбызның сәхнә йолдызлары катнаша. Концерт барышында илебезнең яшь гражданнарына паспортлар тапшырылачак, квестта катнашучылар бүләкләнәчәк. Рәхим итегез!