Сабантуйлар узды гөрләп.

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Узган шимбәдә бәйрәм узды. Ниндие генә әле! Бөтен районны, ел буе көтеп алып, сагынып кайткан якташларны, олысынкечесен... барысын бергә җыйганы. Әнә, чал йөгергән чәчләрен каплаган яулыклары читләре белән электән калган гадәтләре буенча, йөзләрен яшергәндәй итеп сөйләшеп, үзләре генә ишетерлек итеп көлешеп утырган апалар да, үз дәрәҗәләрен белеп гаярь генә утыручы түбәтәйле агайлар да, мәйданда старт алачак уеннарга атлыгып торган бала-чагалар да... барысы да Сабантуй башланганны зур түземсезлек белән көтте. Бәйрәм, гадәттәгечә, картингчыларның, велосипедта узышучыларның, җиңел атлетика сөючеләрнең җитезлеккә сынашулары белән башланып китте. Соңгылары арасында берничә өлкән кеше үзләрен яшьләр белән сынап карарга булдылар: сынатмадылар абыйлар. Юртаклар чабышы да бөтен мәйданны үзенә җәлеп итте. Араларында үҗәтләнеп финишка кадәр чабып килергә теләмәгәннәре дә табылды, берсен хәтта җайдагы финишка йөгәненнән тотып алып килергә мәҗбүр булды. Быел да бәйрәм композициясе бай эчтәлекле иде. Аңарга 500ләп кеше җәлеп ителгән. Стадион-ипподромга җыелган халыкны районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, ТРның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган, район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев, Изге Ксения Римляныни чиркәве настоятеле Владимир Иванов тәбрикләделәр. Сабантуй борын-борыннан язын кыр эшләрендә зур тырышлык куйган игенчеләр өчен уздырыла. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгының башка тармакларында хезмәт куючыларга да хөрмәт күрсәтелә. Аларга республика, район бүләкләре тапшырылды. Соңыннан хөрмәтле кунаклар Сабантуй тарихына багышланган музей, районыбызда яшәүче татар, рус, мари, удмурт, керәшен ишегалларында булып, әлеге милләтләрнең тормыш-көнкүрешләре, йолалары, мәдәниятләре, аш-сулары белән таныштылар. Кунаклар арасында Иран кунагы, “Дарик” холдинг компаниясенең БДБ илләре белән сәүдәне үстерү буенча директоры Мөхәммәд Шаяннан бәйрәм турында белешергә булдым. –Мамадышка эшлекле сәфәр белән килгән идем. Сабантуегызны күрергә насыйп булды. Бик күркәм бәйрәм икән. Барысы да ошады, ахыргача була алмасам да, кызыклы мизгелләр күп булыр, дип ышанам, – диде ул. Ничек кенә әле, Мөхәммәд әфәнде. Дистәләрчә уеннар, бәйге-конкурслар, концерт программасына бай булды Сабантуй.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International