Парашютчылар Мамадышта Сабантуйда чыгыш ясаячак.

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

«Сабантуй – 2019» халык бәйрәме программасы сюрпризларының берсе -  парашютчыларның күрсәтмә чыгышлары булачак. Мондый мавыктыргыч тамаша 8 июньдә 11.00 сәгатьтә шәһәр стадионында – ипподромда Сабантуй бәйрәмендә башлана.

Татарстан Республикасы «Коркачык» Үзәк аэроклубының 10 парашютчысы шәһәр кунаклары алдында чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International