«Семык» мари милли бәйрәме кунакларны чакыра.

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Семык – мари милли бәйрәме, җәй җиткәнен белгертә. Бәйрәмнең төп идеясе – үлгәннәрне искә алу һәм хуҗалык эшләрендә һәм көнкүрештә уңышлар сорау. «Семык» исемен беренче яшел яфрак бәйрәме дип әйтергә дә була. Мамадыш районында халык бәйрәме 15 июньдә Олы Шыя авылында узачак.

Барлык кунакларны  бай бәйрәм программа көтә: гаилә парлары ярышы, балалар уеннары, спорт мәйданчыгы, Осталар авылы, биючеләр ярышы, "Мари хуҗалыгы", йола ашлары, шәхси эшмәкәрләр бәйгесе. 10:00 - Тантаналы ачу. 20: 00-23:00 – «Мари» дискотекасы. Шулай ук Мари иҗат коллективлары чыгышы да көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International