4 нче июнь Ураза-Бәйрәмгә туры китерелеп авылларыбыз аланында "Мөселман Сабантуе" дигән олы чара узды. Әлеге чараның чынга ашуына бик күп кешеләр сәбәпче булдылар. Берничә кеше безнең карта номерына 800 сумга якын акча җибәрде. Күпчелек халык аланга килеп матди ярдәмне турыдан-туры кулга тоттырды, бүләкләтә булышты. Аерым атап ике авыл мәхәлләсе, мәктәп, мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл советы, бай иганәчеләр (спонсорлар), мөхтәсибәт, хәтта районыбыз главасы ярдәм итте. Иң зур игътибарга яшь волонтерларның фидәкарь хезмәте лаек булды. Безнеңчә, оештыру югары дәрәҗәдә узды. Аллаһының һәм кешеләрнең рәхмәте булсын сезгә барчагызга!
Аланда күп кенә уеннар, бәйгеләр, кызыклы чаралар, күңелле конкурслар үтте. Балалар гына түгел, олылар да бу уеннарда зур теләк белән катнаштылар. Күп кенә кызыклы бүләкләр оттылар. Бәйрәмне матур нәшид җырлар, догалар уку озатып барды. Кеше күп иде. Бер турда әтәч белән бәрәнне чаптырдылар. Балалар дәррәү алар артыннан куды. Олылар рәхәтләнеп көлделәр. Капчык сугышы, катыктан тәңкә эзләү, аркан тартышу, кечкенә бассейннан балык тоту, йомгак җыю, чаңгы ярышы, аяк бәйләп мини-футбол һ.б. уеннар искиткеч шәп үткәрелделәр. Бик җанлы һәм үтә дә ямьле иде. Мөселманча ял иттек, уйнадык, күңел ачтык. Балаларга, малайларга һәм кызларга бушка тәмле туңдырма өләштеләр. Ахырдан килүчеләр гел бушка 250 кешегә дип әзерләнгән пылау ашады.
Бу Мөселман Сабантуе соңгы елларда, чынлап та, популярләшеп килә торган бер матур чара. Безнең авылда инде ул 4 нче ел рәттән үткәрелә. Елдан-ел киңәя генә бара. Бер мөбарәк традициягә кереп бара дип әйтерлек. Ел да авылга районнан, хәтта башкаладан кунаклар кайталар. Шушы шәп бәйрәмне күрәселәре килә, сорыйлар, кызыксыналар. Көтеп алалар. Мин шәхсән үзем мондый бәйрәмнәрне бик яратам.
Авыл халкының, җөмһүриятебезнең дингә, әдәп-әхлакка, мәдәнияткә тартылуы шатландыра. Әлеге күркәм чаралар безгә ата-бабаларыбызның идеалларын искә төшерәрләр. Дөрестән дә, Ислам дине, әхлак, гыйлем - ул безнең нигез булырга тиеш. Балаларыбыз шушы бәясез кыйммәтләрне, рухи хәзинәләрне, кадерле мизгелләрне аңлап, күреп, танып үссеннәр. Бәйрәм белән!