6 юньдә, Татарстанда төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Көннең икенче яртысында һәм кич яшенле яңгыр, шулай ук көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә исүче көчле җил көтелә.
Татарстан синоптикларының беренчел фаразлары буенча, һава шартлары начарлану үзәге Көнбатыш Себергә туры килгән циклон йогынтысына бәйле.
Төнлә 10 градус җылы, ә көндез +23, +28 градус җылы булачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/05/187567/