Район сабантуенда иң эксклюзив бүләкне каян табарга?

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Әлбәттә “Осталар шәһәрчеге“ мәйданына чыккан Мамадыш һөнәрчеләренең үз кулларыннан! Бары тик 2019нчы елның 8нче июнендә шәһәребезнең стадион - ипподромында узачак Мамадыш сабантуенда гына районыбыз остакуллары белән йөзгә-йөз аралашу мөмкинлеге тудырыла. 11.00 - 13.00 сәгатьләрдә нәкъ менә “Осталар шәһәрчеге“ндә булырга тырышыгыз! Милли осталар күрсәтәчәк мастер-классларда катнашып, сирәк һөнәрләрнең серләренә төшенә; аларның күңел җылыла рын кушып, үз куллары белән башкарган иҗат җимешләрен – эксклюзив әйберләр белән таныша аласыз. “Нократ“ газетасында өч ай буе барган “Мәхәббәтле кулъяулык“ дип исемләнгән бәйгедә катнашучыларны да шушында бүләклиячәкбез. Биредә Сез 2019нчы елның икенче яртыеллыгына район газетасына языла һәм “ТАТМЕДИА“ АҖенең “Мамадыш-информ“ филиалының истәлекле бүләгенә дә ия була аласыз! “Нократ“лы дөнья – канатлы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International