Сер түгел, чиста, төзек авылда, шәһәрдә яшәү – күңелгә рәхәт. Ә аның чисталыгы үзебездән – һәр көнне урамнардан узучылардан, аның саф һавасын сулаучы авылдашлардан, кыскасы, тирә-юньдә чисталыкны, матурлыкны саклаучылардан тора. Кызганычка каршы, ел саен санитар-экологик икеайлык уздырылуга карамастан, районның барлык территориясе идеаль тәртиптә дип, әйтеп булмый. Үзең яшәгән территорияне чиста һәм матур килеш күрергә барлык кеше дә теләми әле. Кайберәүләр, берни эшләмәү генә түгел, төзекләндерү нормаларын һәм кагыйдәләрен дә бозалар. Административ комиссия утырышына чакырылган 27 кешенең зур күпчелеге рейдлар вакытында күрсәтелгән кимчелекләрне бетереп, эшләнгән эшләрен фотолар белән дәлилләделәр. Араларында территорияләрен җыештыруга вакытлары булмауны сәбәп итүчеләр дә булды. Андыйларга билгеле бер күләмдә штраф түләргә туры киләчәк. Элек бакча буйларындагы печән кибәннәре авылларга үзгә бер ямь биреп торалар иде. Бүген таләпләр башка, алар шәхси хуҗалыкларның территорияләреннән чыкмаска тиешлеген аңларга вакыт инде. Ул кибәннәрне, капка төпләрендәге таш, ком өемнәрен, агач һәм башка материалларны административ комиссия килеп, аларны шәхси хуҗалык территорияләренә күчерергә кирәклеген искәрткәнне көтәргә микәнни? Бу кимчелек ел саен очрый. Кешеләр шуны исләреннән чыгармасыннар: йорт капкасының урам ягы муниципаль территория булып санала. Закон нигезендә капка төпләре, йорт каршылары, бакча буйлары тиешле тәртиптә тотылырга тиеш. Шәһәрдә махсус савытлар булып та, чүп-чар никтер җиргә ташлана. Без өйдән күтәреп чыккан чүпне шунда кадәр алып барып та, тиешле урынга ташлый алмыйбыз, күбесенчә контейнер кырына гына ыргытып: “Бу чүптән дә котылдым әле”, – дип, эчтән генә сөенеп китеп барабыз. Ә үз өебездә чүпләү түгел, өрмәгән урынга да утырмыйбыз! Урам да безнең уртак мохит, ләкин без әйләнә-тирәдәге табигатькә шулкадәр битараф, аны яклый да, саклый да белмибез.