Татарстан Республикасы Мамадыш районының Пойкино авылында «Гырон быдтон» Республика удмурт мәдәнияте бәйрәмен уздыруга территорияне әзерләү буенча зур эшләр алып барыла. Чара Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты җитәкчелеге, коллективлары һәм башкаручылары катнашында узачак.
Татарстанда «Гырон быдтон» 20 ел инде билгеләп үтелә. Ул гадәттәгечә Балтач районында узды, ә быел беренче тапкыр Мамадыш районының Пойкино авылында узачак. Шулай ук аны үткәрү форматы үзгәрүе дә билгеле.
Бу көннәрдә оештыручылар территорияне чараны үткәрүгә әзерләү буенча актив эш алып баралар — мәйдан җәю, яктыртуны әзерлиләр, үткәрү урынына юл салу һ. б. эшләр бара.
"Гырон быдтон» га удмуртлар бөтен республикадан — Кукмара, Баулы, Менделеевск районнарыннан, шулай ук Чаллы, Алабуга, Казан һәм Башкортостан Республикасыннан җыелачак. Хөрмәтле кунак Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин булачак.
Бәйрәм 2019 елның 29 июнендә була. Чара 15: 00 сәгатьтә башлана.