“Төньяк” уңайлы зонага әвереләчәк.

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Мамадыш уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлар буенча Бөтенрәсәй конкурсының “Кече шәһәрләр һәм тарихи торак пунктлар” номинациясендә зур җиңүгә иреште. Шәһәребез “Халык саны 10 меңнән алып 20 меңгә чаклы булган кече шәһәрләр” номинациясендә “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының 60 миллион сумлык гранты җиңүчесе булды. Тантаналы төстә бүләкләү Воронеж шәһәрендә узды. Бердәм команданың тырыш хезмәте, Казанның проектлаучылары ярдәмендә эш югары профессионалларча, сыйфатлы башкарылган иде. Иң мөһиме – сайлап алынган иҗтимагый киңлек бик аңлы билгеләнә: шәһәрнең үсеше, инфраструктураларның булуы, ландшафт исәпкә алына. –Уңайлы шәһәр мохитенең иң яхшы проектларын булдыру буенча Бөтенрәсәй конкурсы тәүге мәртәбә илебез Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә 2018нче елда старт алды. Әлеге чара төбәкләрдә һәм муниципиаль берәмлекләрдә зур кызыксыну һәм яклау тапты. Шуның белән бәйле рәвештә “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларындагы приз фонды 5 миллиард сум тәшкил иткән конкурсны ел саен үткәрергә карар кылынды. Татарстаннан грант алу өчен дүрт төбәк – Яшел Үзән, Буа, Зәй һәм Мамадыш районнары катнашты. Йомгаклау чарасында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман катнашты. Ул кураторлык итә торган иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча пилот проекты бүген иң уңышлы һәм кирәкле проектларның берсе буларак үрнәк итеп китерелгән иде. Эш инде башлана, графиклар беренче этаптан – техник биремнән башлап язылган. Аннары документларны проектлау, әзерләү көтелә һәм 2020 елның 30 декабренә без тапшыру актын тулысынча төгәлләргә тиеш. Җир эшләрен башларга быел ук планлаштырабыз, – ди муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов. Акча инде Татарстанга кайткан, финанслау ТР Төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министрлыгы аша стадион - ипподромдагы күпфункциональ мәйданчыкны төзергә дип күчереләчәк. Проект буенча территория 10 зонага бүленәчәк. Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү чаңгы базасы һәм трасса төзүдән башланачак. Биредә ипподромда ат чабышлары, картинг, футбол кырында, киңәйтелгән шугалакта шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылачак. Кыскасы, тулы кыйммәтле спорт-мәдәни сәламәтләндерү үзәге булдыру, мәдәни-күңел ачу зонасы урнаштыру, балалар бакчасы һәм мәктәп төзү күздә тотыла. Әлеге концепция халыкның теләкләрен исәпкә алып гамәлгә ашырылачак. Табигый шартлар аркасында, бу урын мамадышлылар өчен менә дигән бүләк: һәр шәһәр үз үзәгендә елга, бассейн, спорт үзәге булган 24 гектар урман турында хыялланадыр. Ә биредә күп балалы гаиләләр өчен 250 җир кишәрлеге каралган, бу зонада алар алга таба 500 гә якын булачаклар. Яшәү өчен моннан да уңайлырак урын табу икеле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International