3 июнь төнендә, шулай ук иртәгә иртән Татарстан территориясендә урыны белән һәм Казанда томан төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Шулай ук синоптиклар кич белән кыска вакытлы яңгыр явачагын фаразлый. Көндез явым-төшем юк. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә искән җил көньяк-көнбатыш юнәлешен алачак. Кич белән көчәйгәндә секундына 15-20, хәтта 25 метр тизлектә исәчәк.
Төнлә һава температурасы +11..+16 градус, ә көндез +20..+25 градусов.