1нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне!

2019 елның 31 мае, җомга

Әлеге бәйрәмнең төп максаты – күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген өлкәннәрнең исенә төшерү. Балалар, аларның тормышы, сәламәтлеге турында кайгырту, җәмгыятькә файдалы булып үсүләре өчен шартлар тудыру – социаль сәясәтнең мөһим юнәлешләре. Районыбызның гаиләләргә ярдәм итүне, аналарны һәм балаларны яклауны күздә тоткан программалары уңышлы гына гамәлгә ашырыла. Үсеп килүче буын буш вакытын файдалы үткәрсен, үзенең сәләтен ачсын, мавыктыргыч шөгыль тапсын өчен дә бүген күп мөмкинлекләр тудырылган. Бәйрәм күңелле узсын, балалар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International