Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге: ялларны ничек куркынычсыз итәргә?

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге: ялларны ничек куркынычсыз итәргә?

Күптән көтелгән җәй һәм ял чоры дәвам итә. Кемдер күптәнге хыялларын тормышка ашырырга һәм чит илдә диңгездә ял итәргә ниятли, кемдер табигатьтә актив ял итүне өстен күрә, ә кемдер иң яхшысы яраткан дачасында ял итә.

Ничек үз ялыңны куркынычсыз  итәргә? Һәр ял итүче нәрсә белергә тиеш?

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, дөньяның кайбер илләрендә, якын чит илләрдә, бигрәк тә ял һәм туризм урыннары буларак популяр экваториальик-тропик климат белән йогышлы һәм паразитар авырулар киң таралган, аларның күбесе Россия Федерациясендә очрамый яисә сирәк була. Йогышлы авырулар буенча имин булмаган илләрдә һәм төбәкләрдә ял иткәндә зарарлану куркынычы, авыру очрагында шәхси профилактика чараларын һәм гамәлләрне саклау кирәклеге турында һәрвакыт истә тотарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International