Хәрәкәт - ул тормыш, ә кеше дошманнарының берсе картлыкта хәрәкәт активлыгын киметү. Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар көнне иртәнге зарядка белән башлап җибәрә.
Уңайлы һава шартларында дәвалау физкультурасы инструкторы Е.Такарлыкова җитәкчелегендә зарядка саф һавада үткәрелә. Иртәнге гимнастиканың максаты - организмны эшкә яраклы хәлгә китерүне тизләтү һәм кәефне күтәрү. Барысы да беләләр, нинди яшьтә булуга карамастан яхшы кәефне булдырырга кирәк.
Иртәнге гимнастика барышында интернат-йортта яшәүчеләр үзләренең сәламәтлекләрен ныгыта, уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф ала.