Көннең икенче яртысында Татарстанда һава торышы бозылачак.

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Бүген көннең икенче яртысында һәм иртәгә Татарстанда һава шартлары бозылуы ихтимал. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

"Бүген 15.00 сәгатьтән соң һәм иртәгә Татарстанда урыны белән яшен, көчле җил булуы ихтимал. Җил тизлеге секундына 20 метрга җитәргә мөмкин", диелә бу хәбәрдә.

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил, яшен һәм яңгыр вакытында урамда булганда электр үткәргеч линияләр, агачлар, реклама такталары, витриналардан читтәрәк торырга киңәш итә. Шулай ук йорт кәрнизләре, сынган яки имгәнгән агачлар янында да тормау хәерле 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/29/187146/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International