"Сабантуй" ның традицион программасы зур концертны үз эченә алачак. Узган еллардагы кебек үк, Мамадыш халкы һәм шәһәр кунаклары алдында чакырылган артистлар чыгыш ясаячак. Быел танылган татар җырчысы Рифат Зарипов киләчәк.
Концерт 11: 30 сәгатьтә башлана һәм 13:30 кадәр дәвам итәчәк. Очрашу урыны - "Ипподром"стадионының төп сәхнәсе.