«Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатларына видеоклип бүләк итү традициягә керде. Узган ялларда Эмилия Хәйриеваның җырына клип төшерделәр. Исегезгә төшерәбез, ул бу иҗат сезонында 1 дәрәҗә лауреат булды. Аның копилкасында профессионаллар төшергән бер клип фестивальне оештыручылардан бүләк сыйфатында бар иде. Быел клип «Самое главное» җырына төшерелде. Төшерү эшләре берничә мәйданчыкта һәм мамадышлылар катнашында алып барылды. Режиссеры - Дмитрий Платонов.