2019 елның 28 маенда Мамадыш Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре "Ләйсән" балалар бакчасының ЮИД отряды белән берлектә «Машина йөртүче, уяу бул- балалар юлда!» дигән акция үткәрделәр.
" Игътибар - балалар!" акциясе каникуллар башлануга багышлана һәм 20 майдан 5 июньгә кадәр үткәрелә.
Бүген юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары машина йөртүчеләргә уяу булырга өндәгән белешмәлекләр һәм листовкалар тараттылар.