Мамадышта чик сакчылары көненә багышланган митинг узды.

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Чик сакчылары һәйкәле янында тантаналы митинг узды. Быел чик сакчылары хезмәтенең 101 еллыгын бәйрәм итә. Катнашучыларны бәйрәм белән котлап  Мамадыш районы буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Андрей Синкевич котлады. Ул чик сакчыларының һәрвакыт хәрби бурычларын намус белән һәм профессиональ үтәүләрен билгеләп үтте. Хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Мемориалга район җитәкчелеге, погранвойск ветераннары, шәһәр халкы исеменнән чәчәкләр һәм веноклар салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International