25-26нчы майларда “Идел” яшьләр үзәгендә ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган “100 юл” туристлык слеты узды. Ул Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре – профсоюз членнары өчен үткәрелгән иде. Анда 46 команда катнашты. Туристлык слетын ачу тантанасында Татарстан Республикасы профсоюз оешмалары рәисе Ольга Калашникова, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе башкарма секретаре Александр Барышев, Татарстан Спорт министрлыгы спорттагы югары күрсәткечләрне үстерү бүлеге начальнигы Раиф Вафин катнашып, чыгыш ясадылар һәм бәйгеләрдә катнашучыларга уңышлар теләделәр. Командалар өчен ике өлештән торган бәйгеләр әзерләнгән иде. Көннең беренче яртысында командалар унике этаптан торган спорт-туристлык маршруты буенча үттеләр. Аны узу өчен муниципаль хезмәткәрләргә әйләнә-тирәдә спорт оринтлашуын да яхшы белергә кирәк иде. Ике сынауда да Мамадыш командасы икенче урынны яулады. Ә скалодром, палатка урнаштыру, футбол, су этабы кебек аерым төрләрдә иң яхшы күрсәткечләргә иреште.