Үткән атнада “спорт королевасы” - җиңел атлетика буенча Татарстан чемпионаты узды. Кызганычка каршы, республикабызда әлеге спорт төре районнарда популяр түгел, дияргә нигез бар. Чөнки элегрәк ярышларда кимендә ике дистәләп команда катнашты. Быел исә Мамадышка нибары сигез район гына үзләренең йөгерешчеләрен җибәргәннәр. Араларында тулы состав белән килмәү челәре дә бар иде. Спортчылар биш төрдән үзләренең җитезлекләрен сынадылар: хатын-кызлар – 800 һәм 1500 метрга йөгерсәләр, ир-егетләр 1500 һәм 3000 метрлы дистанцияне буйсындырдылар. Тагын бер төр – 4х400 метрлы катнаш эстафета булды. Районыбыз данын дүрт йөгерешче яклады: Вячеслав Абрамов, Оксана Сидорова, Татьяна Скворцова һәм Александр Якимов. Бары тик беренче икесе генә пьедесталга күтәрелә алдылар чемпионатта. Вячеславка 1,5 километрлы арада тиңнәр булмаса, 3 километрлы дистанциядә ул финиш сызыгында икенче вакыт күрсәтте. Ә менә быел Усали урта мәктәбен тәмамлаучы Оксана ике дистанциядә дә иң яхшы күрсәткечкә ирешеп, беренче урынны яулады. Узган шимбә көнне ул белем ала торган мәктәптә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме уздырылуга карамастан, Оксанага районыбыз данын якларга туры килде. Аның нәтиҗәләрен күргәнегезчә, ул аны горур яклады. Кызганычка каршы, эстафетада командабызга бишенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. Шулай итеп, районыбыз йөгерешчеләре гомумкоманда беренчелегендә өченче урынны алдылар.