Әлеге тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә 2019нчы елның 8нче сентябрендә узачак Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга кандидатлар исемлеге төзеләчәк. “Бердәм Россия“ праймеризы Татарстанда ачык модельдә узды: анда республикабызның теләсә кайсы сайлаучысы катнашып, үз тавышын бирә алды. Тавыш бирү рейтинглы иде, димәк бюллетеньдә күрсәтелгән кандидатларның берничәсен берьюлы яклап булды. Татарстан “Бердәм Россия“ сәяси партиясеннән алдан тавыш бирүдә 221 кандидат катнашты, аларның һәр дүртенчесе – партия әгъзасы. Барлык кандидатлар масштаблы мәгълүматый - агитация эшен киң җәелдергән иде: сайлаучылар белән 400дән артык очрашу оештырылды, шул исәптән бәхәс һәм стратегия сессиясе кебек яңа форматта да. Шулай ук 200 дебат мәйданчыгы эшләде. Праймеризның яңа чаралары татарстанлылар өчен тулысынча ачык – дебат һәм очрашуларга һәркем килә, үзен борчыган сорауны бирә, проблемалар күтәрә һәм аның чишелеш юлын да тәкъдим итә алды. Алдан тавыш бирү көнендә Мамадыш муниципаль районында 8.00 сәгатьтән башлап 20.00 сәгатькәчә сигез исәпләү участогы эшләде: Җәнлек совхозы бистәсе, Түбән Сон, Түбән Тәкәнеш, “Мамадыш“ совхозы бистәсе, Көек-Ерыкса һәм Мамадыш шәһәрендә өч участок: РДК, спирт заводы һәм шәһәребездәге дүртенче санлы мәктәп. Сайлаучылар кулларына бер мандатлы № 49 сайлау округы һәм бердәм сайлау округы буенча кандидатлар исемлеге белән ике бюллетень алдылар. Район мәдәният йортында ачылган исәпләү участогында инде 8.30 сәгатьтә үк, шәһәрдәшләребез теркәлү өстәлләре артына бер-бер артлы чиратка тезелгәннәр иде. Яшәү урыннары буенча төзелгән исемлекләрдән үзләрен эзләп табарга, кайбер мәсьәләләрне ачыкларга аларга волонтерлар булышты. Комиссия әгъзалары документларны пөхтәләп тутырды. Тавыш бирүчеләрнең әлеге чарага бик җитди караулары сизелә. Кабиналардан бик тиз чыкмыйлар. Кулларындагы бердәм сайлау округы буенча 101 кандидат теркәлгән исемлекне җентекләп карарга, “үзеңнекен“ эзләп табарга, ялгышмаска кирәк шул. – Режим алышынган предприятие хезмәткәрләре беренчеләрдән булып инде сәгать сигезгә үк килде, хәзер әнә гаиләләр агыла башлады. Сайлаучылар кандидатлар турында мәгълүмат белән мондагы стендларда танышалар. Хәзерге вакытка үз кандидатлары өчен 200ләп кеше тавыш бирде инде, – диделәр исәпләү участогында. “ТАТМЕДИА“ АҖенең “Мамадыш-информ“ филиалының иҗат төркеме бу көнне шәһәрдәге өч һәм “Мамадыш“ совхозы бистәсендәге исәпләү участокларының барысында да булып, репортажлар бирде. Мамадышлылар актив һәм сәяси яктан өлгергән халык икәнен ассызыкларга кирәк. Алар бик тиздән властька киләчәк җитәкчеләрнең кем булуына бер дә битараф түгел. Бу безгә карата хөрмәтне арттыра.