Мамадыш районы мәктәпләрендә «Соңгы кыңгырау» чыңлады.

2019 елның 24 мае, җомга

Бүген соңгы кыңгырау районның 156 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен яңгырады. Шәһәрнең 2 нче лицеен 49 укучы тәмамлый. Балаларны бәйрәм белән Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты директоры Елена Мерзон котлады. Район башлыгы спорт инвентаре алуга сертификат тапшырды. Алар адресына лицей директоры Салават Гыймрановтан  изге теләкләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International