Мамадыш районында җәйге сәламәтләндерү кампаниясе старт ала.

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Мамадыш районында җәйге сәламәтләндерү кампаниясе старт ала. Быел районның балалар сәламәтләндерү лагерьларында барлыгы 3000 нән артык бала ял итәчәк. Беренче булып балалар өчен “Кама”  балалар лагере үз ишекләрен ачачак. 30 майда 1 смена башлана, 5 сменада 750 баланы ял иттерү планлаштырыла. Районның белем бирү учреждениеләрендә мәктәп яны лагерьлары һәм хезмәт һәм ял лагерьлары эшләячәк. 3 июньнән аларга 650 яшь Мамадышлы йөриячәк. Соңрак  “Галактика балалары” һәм «Интеллект» палаткалы лагерьлар да эшли башлаячак. Шулай ук район территориясендә Пятилетка Бистәсендә «Регина» һәм Берсут авылында «Надежда» балалар сәламәтләндерү лагерьлары эшләячәк, дип көтелә.

Хәзерге вакытта районда балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру буенча актив эш алып барыла. Җәйге лагерьларның иминлегенә, учреждениеләрнең педагогик составын сыйфатлы әзерләүгә, балаларның җәйге ялын контрольдә тоту һәм сыйфатын камилләштерүгә аерым игътибар бирелде.

Әгәр сез бу җәйне балаларның файда белән үткәрүен һәм уңай эмоцияләр алуын телисез икән, Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итегез: Мамадыш шәһәре, Домолазов урамы, 38 «А» йорт, яки 3-15-41 телефоны буенча шалтырата аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International